Рөстәм Миңнеханов Ibusuki Hakusuikan компаниясе җитәкчесе Тадатака Шимотакехара белән очрашты

22.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ibusuki Hakusuikan Япония компаниясе җитәкчесе Тадатака Шимотакехара белән очрашуы йомгаклары буенча эш төркеме төзеләчәк. 

Очрашу бүген иртән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашу барышында яклар кайбер тармакларда хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Япония компаниясе хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. Аерым алганда, туризм һәм кунакханә бизнесы, медицина һәм заманча медицина технологияләре, нефть химиясе, азык-төлек сәнәгате тармакларында. 

Рөстәм Миңнеханов, очрашу йомгаклары буенча бүген кузгатылган темаларны белгечләр җентекләп өйрәнсен өчен, киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен, эш төркеме төзергә тәкъдим итте.   

«Без Япония партнерлары белән эшләргә омтылабыз, нефть эшкәртү буенча, тулаем нефть химиясе комплексы буенча күп кенә проектлар бар», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген тәкъдир итү барышында яңгыраган тәкъдимнәр йомгакларын әйбәтләп өйрәнергә кирәк, чөнки алар төбәк өчен кызыклы.   

Моннан тыш, очрашу барышында Япония сәүдә челтәрләрендә «Татспиртпром» алкоголь продукциясен сатуны арттыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. 2018 елда Suntory Group и Mitsubishi Foods эре Япония компанияләре-дистрибьюторлары белән хезмәттәшлек планлаштырыла.

Билгеләп үтелгәнчә, «Татспиртпром» үзенең алкоголь брендларын 17 илгә чыгара, шул исәптән АКШ, Япониягә, Кореягә, Германиягә һәм Кытайга.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.