Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы 22 декабрьдә булачак
15.12.2011
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы 22 декабрьдә булачак. Парламент Президиумы утырышында әнә шундый карар кабул ителде.
Сессиянең көн тәртибенә 26 мәсьәлә кертү тәкъдим ителә. 9 ТР закон проектын карап тикшерү күздә тотыла, шул исәптән дүртесен – өченче, тагын дүртесен – икенче укылышларда. Көн тәртибенә шулай ук 6 федераль закон, законнар чыгару инициативалары һәм РФ субъектлары законнар чыгару органнарына мөрәҗә¬гатьләр проектларын карап тикшерүне кертү күздә тотыла.
Президиум утырышында ТР Дәүләт гимнына иң яхшы сүзләр проекты буенча иҗат бәйгесен үткәрү турында нигезләмә кабул ителде һәм конкурс комиссиясе составы расланды. Бәйге 2012 елның 1 гыйнварыннан 31 декабрьгә кадәр ике этапта үткә¬ре¬лә. Заявкалар киләсе елның 1 июленә кадәр кабул ителә (түбәндәге адрес буенча: 420060, Казан ш., Ирек м., 1 й., Татарстан Республикасы Дәүләт Советы. "Татарстан Республикасы дәүләт гимны" дигән билге белән).
Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
Руслан Мөхәммәдшин