Рөстәм Миңнеханов Фаяз Шабаевны чираттагы хәрби исем бирелү белән котлады

16.12.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаевны генерал-лейтенант хәрби исеме бирелү белән котлады.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Фаяз Шабаев җитәкчелегендә РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсендә эшләр яхшы бара, ведомство эшчәнлегенең конкрет нәтиҗәләре бар. Фаяз Шабаев республикада абруйлы җитәкчеләр рәтендә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Татарстанда тагын бер генерал-лейтенант артты”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Фаяз Шабаев үз чиратында, республика җитәкчелегенә ярдәмнәре һәм аңлаулары өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты матбугат хезмәте