Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең элеккеге эчке эшләр министры, Казанда туып-үскән Виктор Еринның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татарстан Республикасы Президенты мәрхүмнең хатыны Любовь Еринага телеграмма юллады.
«Хөрмәтле Любовь Леонидовна! Россия Герое, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, кыю һәм көчле кеше – ирегез Виктор Фёдорович Еринның вафатын тирән кайгы белән кабул иттем.
Ул илдә катлаулы сәяси һәм социаль реформалар елларында Россиянең Эчке эшләр министрлыгына җитәкчелек итте, хокук тәртибе органнары эшчәнлеген, тышкы разведка хезмәтен камилләштерүгә лаеклы өлеш кертте. Аның үлеме – Россия өчен, шулай ук үзе туып-үскән һәм хезмәт юлын башлаган Татарстан Республикасы өчен дә гаять зур югалту.
Сезнең, барлык гаиләгезнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу үлем яраткан кешегездән, ышанычлы дустыгыздан һәм таянычыгыздан аерды. Мәрхүм белән узган гомерегез Сезгә һәм Сезнең балаларыгызга бу хәсрәтегезне кичерергә ярдәм итсен. Күркәм сабырлык Сезгә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».