Татарстан Премьер-министры ТР Инвестиция-венчур фондының попечительлек советы утырышын үткәрде

14.12.2011

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Инвестиция-венчур фондының попечительлек советы утырышын үткәрде. Утырышта “Татарстан Республикасы өчен 50 яңа инновацион идея” конкурсына нәтиҗә ясалды.

ТР Инвестиция-венчур фондының директоры Айнур Айдельдинов 2011 елгы конкурс нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ул конкурс үткәрелә башлаганнан бирле 7 меңнән артык гариза тапшырылды, 754 җиңүче билгеләнде дип белдерде. 2011 елда конкурска 1696 гариза бирелгән, 180 җиңүче билгеләнгән. Попечительлек советы әгъзалары җиңүчеләр исемлеген раслау өчен тавыш бирде.

Утырышта фәнни-техник өлкәдә Кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков, “Россия венчур компаниясе” ААҖ идарәсе әгъзасы Яна Рязанцева, “Россия венчур ярминкәсе” ААҖ директоры Игорь Гладкий докладлары тыңланды. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Инвестиция-венчур фонды партнерларына актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм киләсе елда тагын да нәтиҗәлерәк эшләүгә өмет белдерде.

Шулай ук ТР Инвестиция-венчур фонды попечительлек советы әгъзалары 2012 елда фонд катнашында узачак күргәзмә чаралары планын раслауга тавыш бирде.

ТР Президенты матбугат хезмәте