2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 256 тикшерү уздырылган. ТР ДТИ тарафыннан – 247 тикшерү, ТР ДХИ тарафыннан – 9. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 265 әгъзасына тикшерү уздырылган, Татарстан Республикасы Төзүчеләр бергәлеге тарафыннан – 96 тикшерү, Беренче Идел буе Төзелеш Берләшмәсе тарафыннан –169 тикшерү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 16 мартка республикада 742,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (планның 30,9 %ы), үткән елның шушы чорына карата 140%.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына мәйданы 121,7 мең квадрат метр булган 2 мең 248 фатирлы 58 йорт буенча хисаплар тапшырылган. Төзелеп килүче 222 объекттан 95 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 93 объект, 34 объектта эшләр күп әле.
Аренда торагы программасы буенча 2018 елда Иннополис шәһәрендә аренда торагының икенче чиратын төзү каралган – 33,9 мең квадрат метр мәйданлы 730 фатирлык 6 йорт. Өч йортта тимер-бетон конструкцияләр монтажлана, эчке инженер системалар корыла. Өч йорт буенча – фундамент кору эшләре бара.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 13 ветеранга 5 йорт төзү каралган. Шулардан 3 объект әзер диярлек, 2се – уртача әзерлектә.
Күп фатирлы инвестицион торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елда 120 йорт төзү каралган, бүгенгә 40 йорт тапшырылган, калган 80 йорт буенча – 25 йорт әзер диярлек, 38 йорт уртача әзерлектә, 17 йортта эшләр күп әле.
Аз катлы төзелеш буенча пландагы 8 мең 370 йорттан 1 мең 961 объект эксплуатациягә кертелгән.
Бүген республикада 23 авыл клубы төзелә. Быел 28 мәдәни объект ачу каралган.
Министр билгеләп үткәнчә, 2018 ел программасы буенча 120 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капиталь ремонт планлаштырылган. 51 объектта әзерлек эшләре башланган.