Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты

17.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, авария ситуацияләрен булдырмау максатларында, республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов республиканың ТКХ җайланмаларына һәм объектларына тулы инвентаризация уздырырга кирәклекне билгеләп үтте. «Тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче барлык объектларны да тикшерергә  кирәк. Һәр җылыту казаны, су җыйгыч, чистарткыч корылма, газ белән тәэмин итү системасы – барысы да ышанычлы эшләргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртәбез, бүген төнге сәгать 3тә  «112» системасы буенча Казанның Порт, 17 урамында җылыту казаны шартлау турында хәбәр кергән. Бина «Казэнерго» АҖгә карый. 60 кв.м мәйдандагы җылыту казаны бинасының урта өлеше һәм түбәсе ишелгән. Бу хәл аркасында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 

12 биш катлы йорт җылытусыз калган, аларда 1589 кеше яши, шул исәптән 320 бала, шулай ук бер балалар бакчасы да урнашкан. Кайнар су һәм газ белән тәэмин итү дәвам итә.

Системаның эшләвен резерв схема буенча торгызу бүген көндезге 12.00дә башлана. Торгызу эшләренә 77 кеше һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча бүген Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырыш оештырылачак, аның барышында киләчәктә мондый хәлләр булмасын өчен тиешле чараларны билгеләү планлаштырылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.