Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык кирәкле шартларны тудыру

16.03.2018

Бүген Казанда «Баскет-холл» спорт аренасында эшкуарлар өчен масштаблы «Перезагрузка» укыту форумы башланып китте. Бизнес-форумга алты меңгә якын катнашучы җыелды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелегенең төп бурычы – кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык кирәкле шартларны тудыру. Бүген гамәлгә ашырылучы программалар инфраструктура булдыруга юнәлгән, болар – махсус икътисадый зоналар, технопарклар, ИТ-парклар, ТОСЭР. Татарстанда Россиянең мондый инфраструктур хәл ителешләрнең 10 проценты тупланган.

«Без яшьләребезгә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек бирергә тиеш. Бу җәһәттән һич шигебез юк. Эшлекле сәләтле кешеләр булу бик мөһим. Бездә алар җитәрлек. Безнең бурыч – аларны укыту, аларга эшкуарлык алып бару өчен күнекмәләр бирү. Шулай ук административ барьерларны киметү өчен шартлар тудыру. Бу юнәлештә дә актив эш алып барыла. Минемчә, Татарстан Республикасы безнең эшкуарларны гына түгел, башка төбәкләрдән килгән яшьләрне дә укытырлык, яңа бизнеслар булдырырлык урынга әверелергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу форум уңышлы һәм файдалы булыр дип ышанам. Без мондый форумнарны системалы нигездә уздырырга булдык».

Аннары форумны алып баручы Рөстәм Миңнехановка Бөтенроссия милләтара эстафета #ВыборЧемпионов180318 турында искәртте. Күнегүләрне кабатлау тәкъдименнән соң Татарстан Президенты 20ләп отжимание ясады һәм эшкуарларны шулай ук бу акциягә кушылырга өндәде.

Аннары «Синергия» бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан бизнес-экосистемалар, кече һәм урта эшкуарлыкка инвестицияләр җәлеп итү буенча Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора.  

«Россия Президенты еш кына икътисадый алгарыш турында сөйли. Хәзер без аңлыйбыз, Татарстан Республикасы – бу икътисадый алгарыш драйверларының берсе», - дип белдерде Григорий Аветов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.