Рөстәм Миңнеханов Юдино кешеләренә боз шугалагы төзергә вәгъдә бирде

15.03.2018

Казанның Юдино бистәсендә ясалма боз шугалагы төзиячәкләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бистә кешеләре һәм ГЖД Казан территориаль идарәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре белән очрашуда хәбәр итте.

«Кыйбат булмаган берничә спорт мәйданчыгы төзү мәсьәләсен дә карыйбыз. Мин йөкләмә бирдем. Хәзер зур булмаган шугалакларны бәялибез. Ясалма боз өслекле шугалакларның берсе монда булачак, вәгъдә бирәм», – диде ТР Президенты. 

«Нәкъ менә быел Юдинода шундый шугалак булдыру турында сөйләшәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.  

Шулай ук Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Тимер юлчылар мәдәният йортын ремонтлау планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәдәният йортына 90 ел. «Аны, һичшиксез, ремонтлаячакбыз», – диде ул.

ТР Президенты шулай ук РЖД тарафыннан хосусый затка сатылган Пионерлар йортын да искә алды.

«Социаль билгеләнештәге объектның – Пионерлар йортының – хосусый затка сатылуы һич дөрес түгел. Һәрвакыт мондый объектлар субъектка, муниципалитетка тапшырыла. Тагын финанслау турында. Без аны ремонтларга әзер. Мин Казан мэрыннан аны ничә сумга сатканнарын белешергә сорадым. Пионерлар йортын сатып алырга, аны балалар йөрерлек итеп тәртипкә китерергә әзербез», – диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.