Иртәгә, 2018 елның 16 мартында, Казанда Баскет-холлда эшкуарлар өчен белем бирү форумы - "Перезагрузка" уздырылачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Интернетта 10.30 сәгатьтә башланачак форумны трансляцияләү оештырылачак.
"Перезагрузка" - эшкуарлык компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Максат - Россия икътисады һәм бизнесны яңа дәрәҗәгә күтәрү.
Онлайн-трансляция Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында һәм түбәндәге сылтама буенча карап булачак - https://www.youtube.com/synergytvru.