Казан ТЭЦ-2 (җылылык электр станциясе) модернизацияләү җылылык электр үзәк магистрале эшенең нәтиҗәлеген тәэмин итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиедә эшчеләр белән очрашуда белдерде.
ТР Президенты билгеләгәнчә, энергия белән тотрыклы тәэмин итү - республика үсеше нигезе. "Безнең индустриаль республика, шуңа да энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә җитди проектларсыз Татарстанны күз алдына китереп булмый", - диде ул.
ТР Президенты хезмәт коллективына тырышып һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. "2017 ел саннары нәтиҗәлекне, табыш булуын, башка уңай күренешләрне, энергия киловаттына чагыштырмача ягулык кулланышы, башкаланы һәм башка шәһәрләребезне җылылык белән тәэмин итү эше күрсәтә", - диде ул.
ТР Президенты сүзләренчә, "Татэнерго" компаниясе куәтләрне яңарту буенча җитди эш алып бара. Планда - Зәй ГРЭСын техник яктан яңарту. "Сезнең тәҗрибәгез, белемегез ярдәмендә һәм безнең ярдәм белән без зур казанышларга ирешәбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Предприятиенең бер хатын-кыз хезмәткәре республика җитәкчелегенә, "Салават Күпере" торак комплексында юл инфраструтурасын үстерү сорап, мөрәҗәгать итте. Әлеге микрорайонда юл төзелеше турында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быел план буенча 5,5 млрд. сум юл эшләренә бүлеп бирелгән, шуларның зур өлеше "Салават Күперен" транспорт белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк. Шулай ук без ТЭЦ урамын киңәйтәбез, өстәмә автобус җибәреп булачак, дип хәбәр итте мэр.
Яшь аналар өчен әһәмиятле проблема - ясле белән тәэмин итү. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ил җитәкчелеге әлеге мәсьәләне хәл итүгә кереште. "Россия Президенты яслеләр төзү программасын игълан итте. Ул бездә дә гамәлгә ашырылачак. Безгә ике ел федераль бюджеттан 500әр миллион сум биреләчәк, шулай ук үз акчаларыбызны да кушабыз. Минемчә, якын арада үзгәрешләр була", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук республикадагы предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык чемпионаты уздыруны оештыру теләге барлыгы яңгырады. WorldSkills та яшь буенча чикләүләр бар.
"Әйе, чемпионатның 22 яшькә кадәр дигән чикләве бар. Әмма тармак чемпионатлары да бар, анда 28 яшькә кадәр. Республика чемпионатын уздыруга безнең бөтен шартлар бар. Без бу эшне башкара алабыз, дип уйлыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.