“Химград” та Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән берничә килешү имзаланды

12.12.2011

Бүген “Химград” технополисында Татарстан белән “Внешэкономбанк” арасындагы алга таба хезмәттәшлекне үстерү, ТР да эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы берничә килешүгә кул куелды. Документлар “Химград” та “Сәнәгать паркларын төзү һәм алар белән идарәнең гомуми стандартлары, “Внешэкономбанк” һәм “МСП Банк” тарафыннан эшмәкәрлеккә ярдәм буенча махсус программалар формалаштыру” дигән темага үткән киңәшмә кысаларында имзаланды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Внешэкономбанк” дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Михаил Копейкин, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова һ.б. катнашты.

Имзаланган документларга килгәндә, аларның берсе “Внешэкономбанк” төркеме белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгының кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм өлкәсендә хезмәттәшлек буенча уртак чаралар планыннан гыйбарәт. Аны “Внешэкономбанк” дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Михаил Копейкин белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов имзалады.

Икенче документ – “МСП Банк” ААҖ белән ТР Инвестиция –венчур фонды арасында имзаланган шартнамә кредит бүлеп бирүгә карый. Моннан тыш, “Идея” технопаркы, “Изварино Фарма” ҖЧҖ һәм “Технологияләр трансферы үзәге” ҖЧҖ арасында инвестиция килешүенә кул куелды.

ТР Президенты матбугат хезмәте