«Вакууммаш» заводының илебез оборона сәләтен ныгытуга җитди өлеш кертте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта предприятиегә визиты барышында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов завод музее экспозициясе белән танышты.
Предприятие директоры Евгений Капустин ТР Президентына заводның 1959 елда бирле җитештергән продукциясен күрсәтте, "Вакууммаш" тарихы, яңа эшләнмәләре һәм нинди илләргә продукцияне сатулары турында сөйләде.
Татарстан Президенты предприятие мәйданнарын карады, яңа станокларын, , вакуум җиһазларын җитештерү барышын күзәтте. Евгений Капустин өстенлекле проектлар турында сөйләде.
«Быел Россия Президенты Владимир Путин үзенең Юлламасында оборона сәләте өлкәсендәге казанышлар хакында сөйләде. Без күрәбез: бу җиңүләрдә сезнең дә өлешегез бик зур», - диде ул предприятие хезмәткәрләре белән очрашу вакытында.
Завод катлаулы юл узды, әмма бүген аның яхшы перспективалары бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов. «Предприятие ил эчендәге иң мөһим участокларда, шулай ук чит илләрдә дә эшли», - дип искәртте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, заводка яшь кадрларның килүе предприятие үсешенә җитди этәргеч бирә. «Сез көндәшлеккә сәләтле продукт җитештерәсез, сез – илебездә вакуум машиналарын төп җитештерүчеләрнең берсе. Без сезнең башлангычларга һәрвакыт теләктәшлек белдерәчәкбез», - дип ышандырды ул.
Соңыннан Татарстан Президенты предприятие хезмәткәрләре белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.
Предприятиедә эшләүче Казан милли-тикшеренү институтының (КХТИ) вакуум техникасы кафедрасы аспиранты ТР Президентына һөнәрне популярлаштыру өчен "Ел инженеры" премиясен тапшыру идеясен тәкъдим итте. "Сез риза булсагыз, безнең вуз ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бу тәкъдимне чынга ашырыр иде", - диде ул.
"Мин тулысынча риза. Мин юристлар, икътисадчылар, филологлар әһәмиятен киметәсем килм, әмма инженер - башкарак һөнәр. Минем дә инженер белеме, ул миңа күп мәсьәләләрдә ярдәм итә. Шуңа да инженерлар әһәмиятен күтәрү бик урынлы була", - диде Рөстәм Миңнеханов. Һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримовка әлеге мәсьәләне эшкә алырга кушты.