Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды

15.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать, икътисад, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдә тырыш хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән 46 кеше. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген – Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе. «Бездә эре инвестицион, икътисадый һәм инфраструктур проектлар гамәлгә ашырыла. Без беренчелекләрне һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге форумнарны кабул итәбез, социаль өлкәгә зур игътибар бирәбез», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның конкурент өстенлеге иҗтимагый-сәяси тотрыклылыктан, милләтара һәм диниара татулыктан гыйбарәт.  

Лауретларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты  ассызыклаганча, аларның һәрберсе республиканың уңышлы үсешенә зур өлеш кертә. «Сезгә патриотизм, эшегезгә бирелгәнлек һәм югары һөнәри казанышларга ирешкәнегез өчен рәхмәт белдерәсем һәм киләчәктә эшегездә уңышлар телисем килә», - диде ул. 

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» III дәрәҗә орден белән Е.К.Завойский ис. Казан физик-техник институтының фәнни җитәкчесе, РФА академигы Кев Салихов бүләкләнде. 

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медаленә «Казан электротехника заводы» ГАҖ хезмәткәрләре Зөфәр  Гыйззәтуллин, Фәридә Ибраһимова, Ленар Нуруллин лаек булды. 

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены Биектау мунициципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга һәм «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Алевтина Кудрявцевага бүләк ителде. 

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин «Дуслык» ордены алды. Өч белгечкә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды.   

Шулай ук республиканың берничә алдынгы кешесенә «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм мактаулы исемнәр бирелде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.