Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт нәсел эше хезмәте һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге хезмәткәрләренә яңа автомобильләр тапшырды.
«Бүген өч ведомство яңа хезмәт автомобильләре алачак. Бу – бик мөһим. Татарстанда миллионга якын кеше авыл җирендә яши. Шәхси хуҗалыкалар республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысына якынын җитештерә. Болар бар да тиешле яклауны таләп итә, бигрәк тә ветеринария һәм нәсел эше хезмәтләре», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада кешеләр аз яши торган 500дән артык торак пункты бар, алар төп юллардан ерак урнашкан. Кешеләрне кирәкле ашамлык продуктлары белән тәэмин итү өчен махсуслаштырылган автолавкалардан сәүдә итү оештырыла.
«Әлеге юнәлешкә киләчәктә дә ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Районнар һәм шәһәрләр дәүләт ветеринария берләшмәләренә 48 мобиль ветеринария пункты тапшырылачак. Машиналарда терлек-туарны дәвалау өчен тиешле җайланмалар урнаштырылган.
Районнарның селекция-нәсел эше хезмәтләре 23 автомобиль алачак. Яңа техника селекция-нәсел эшен яхшыртуга ярдәм итәчәк.
Районнарның кулланучылар оешмалары өчен «30/70» программасы буенча күчмә сәүдә оештыру өчен 17 автолавка тапшырыла.