Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты Марат Кабаев җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин да катнашты.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрне кору буенча зур эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2014 елдан РФ Президенты кушуы буенча ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, оешмага 32 илдән 50дән артык эксперт керә.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, тагын бер нәтиҗәле мәйданчык – «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» халыкар икътисадый саммиты, быел ул 10 нчы мәртәбә узачак. «Минемчә, саммит идеясе сезнең идеологиягә охшаган. Икътисадый блоктан гайре, без хәләл тормыш рәвешенең кайбер принципларын әйтеп китәсебез килә. Бу – туризм, фармацевтика, парфюмерия, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка юнәлешләр», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ислам финансларын үстерү өлешендә һәм хәләл өлкәдә яңа рәвешләр табарга һәм көчләрне берләштерергә тәкъдим итте. «Килешү турында уйлашырга кирәк, юл картасы төзергә. Безгә янәшә барырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.
Марат Кабаев Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе эшчәнлеге турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Ассоциация дөньяның төрле илләрендә үз вәкиллекләрен ача. Шул исәптән Төркиядә, Казахстанда, Әзәрбәйҗанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда.
Шулай ук Марат Кабаев оешманың Казанда вәкиллеген ачырга теләвен дә белдерде. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады.