Татарстанда «Бәләкәч» программасы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә чыгарылды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, республикада мәктәпкәчә 157 белем бирү учреждениесендә 11 мең 590 урын булдырылган.
Программа вариатив форма буенча 36 процентка үтәлгән: планда каралганча 1 мең 470 урын түгел, ике меңнән артык урын булдырылган. Бу юнәлештә Казанда һәм Яр Чаллыда, Түбән Кама һәм Әлмәт муниципаль районнарында зур эш алып барылган.
«Программага кертелгән объектлар кыска срокларда заманча төзелеш материалларын кулланып төзелде һәм төзекләндерелде. Төзелеш-монтаж эшләре югары сыйфатлы итеп, ә эчке бизәкләү эшләре кызыклы дизайн белән эшләнгән», - диде Фәрит Хәнифов.
ТР Президенты йөкләмәсе буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләр төзелешендә һәм капиталь ремонтта катнашучы подрядчы оешмалар арасында җиңүчеләрне билгеләү буенча конкурс уздырылган. Җиңүчеләр инде билгеле, якын арада алар билгеләп үтеләчәк.
Илдар Халиков, йомгак ясап, программаның тәмамланганлыгын, әмма балалар бакчаларын төзү буенча сорауларның әледән-әле туып торуын хәбәр итте. «Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү, ремонтлау һәм башка үсеш формалары дәвам итәчәк дигән сүз түгел. Әлегә бер генә юл бар: программаны вариатив формаларны үстерү өлешендә дәвам итү», - диде ул.
Илдар Халиков моңа нисбәтле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгын, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын бу юнәлештә эшне көчәйтүне сорады.
ТР Премьер-министр, район һәм шәһәр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, урыннардан килгән тәкъдимнәрне хәзер үк карарга әзер булуларын, аларны 2012 елның 1 гыйнварена кадәр әзерләп бирүне сорады.
«Бу елның тәҗрибәсе моны тормышка ашырып булганлыгын күрсәтте. Бизнес бу юнәлештә эшли, шуңа күрә аны үстерергә кирәк», - ул.
ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов киләсе елда республикада 11 шәхси балалар бакчасы ачылачагын белдерде.