Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанада катнаштылар.
Чара Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды.
8 март уңаеннан бәйрәм концертына күп балалы аналар, шулай ук гаиләгә балалар алып тәрбияләүчеләр, җитештерүнең төрле тармакларында эшләүче хезмәтчәннәр, балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә гореф-гадәтләрен ныгытудагы казанышларга ирешкән хатын-кызлар чакырылган иде.
Концерт Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры чыгышы белән башланып китте. Аннары җырчы Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.
Концертта шулай ук Россия һәм бөтендөнья опера җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Альбина Шаһиморатова, «Яңа опера» Мәсәкәү театры солисты Василий Ладюк та чыгыш ясадылар.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, барлык аналарга бәхет һәм бөтен хатын-кызларга ана булу бәхете теләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында залдагы хатын-кызларга татарча мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук барлык хатын-кызларны да якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлады.
Без сезнеке кебек гаиләләр белән горурланабыз, сез күпләр өчен һәрвакыт үрнәк булачаксыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, мартта реконструкциядән соң Казан циркы ачылачак. «Сезнең балаларыгызны яңартылган циркка чакырабыз. Сезнең балалар, Казанга килеп, яңа циркның беренче тамашачылары булачаклар», – диде Рөстәм Миңнеханов.