Татарстан Республикасында Россия Президентын сайлауга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган, бу республика өчен гадәти хәл. Бу хакта бүген Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич хәбәр итте.
Чара М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
Михаил Бабич билгеләгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин барлык дәрәҗәдәге дәүләт һәм муниципаль хакимияткә гадел һәм лаеклы сайлаулар уздыру бурычын куйды.
“Һәр гражданга уңайлы режимда сайлау участогына килеп, Президентлыкка үз кандидаты өчен тавыш бирә алырлык шартлар булырга тиеш. Административ басым, хилафлыклар булмаска, барлык куркынычсызлык мәсьәләләре тәэмин ителергә тиеш”, - диде Михаил Бабич.
Татарстан сайлауларга тулысынча әзер, диде Михаил Бабич. “Бүген киңәшмә үткәреп, бу эшнең барлык юнәлешләрен карадык. Сайлау комиссияләре, сайлау участоклары әзерлеге, иминлекне, гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре эшен оештыру ягыннан да. Бу юнәлештә республика югары дәрәҗәдә әзер. Татарстан өчен бу хас әйбер", - диде ул.
Михаил Бабич сүзләренчә, гадәттәгечә Татарстан сайлауларда югары активлык, югары нәтиҗәләр күрсәтә. "Чынлыкта исә, бу - төбәк хакимиятенең зур эш башкаруы нәтиҗәсе. Чөнки тиз генә оештыра торган эш түгел бу. Эш йә алып барыла, йә юк. Йә көн саен хакимиятнең мөнәсәбәтен һәм төрле көнүзәк проблемаларны хәл итүгә игътибарын тоялар, йә инде бу юк. Һәм барлык мәсьәләләрне дә шундук хәл итеп булмый. Могҗизалар булмый, беркемнең дә тылсымлы таягы юк. Әмма хакимиятнең халыкка йөз белән борылуы, кешеләрне ишетүе, төрле көнкүреш һәм стратегик проблемаларны хәл итүгә омтылышы көн кебек ачык. Татарстан үткәргән уңышлы сайлау кампанияләренең җирлеге нәкъ менә шунда”, - диде Михаил Бабич.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ТР Хөкүмәтенең бер әгъзасы Дагыстанга эшкә чакырылды. "Безнең кадрлар әзер булуы һәм тиешле хезмәт юлы үтүләренә аеруча игътибар итәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең кадрлар буенча бөтен яңа карарларыбыз муниципаль районнарда эшләгән кешеләр, "җирдә эшләгән" кешеләр".
Рөстәм Миңнеханов Ләйлә Фазлыеваны мисал итеп китерде. Аны социаль мәсьәләләр буенча ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләделәр. "Ул бик зур хезмәт юлы узды - Казанда Совет районында эшләде, шәһәр администрациясендә, - диде ТР Президенты. - Безнең кадрлар билгеләнгән бурычларны хәл итә алуында бернинди шик юк". "Хөкүмәттә хатын-кызлар булырга тиеш, - диде ул. - Минем ярдәмче хатын-кызлар күп, алар бик катлаулы мәсьәләләрне чишәләр. Хатын-кызлар бик четерекле, эшне җентекләп эшлиләр. Ир-атлар исә - олырак, киңрәк".