Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка «Дуслык» ордены тапшырды

06.03.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны 90 яше тулу уңаеннан олылау тантанасы узды. Юбилярны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Илдус Мостюков илнең оборонага сәләтен ныгытуга зур өлеш керткән, аның ачышлары әле дә гамәлдә. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Илдус Мостюков актив иҗтимагый тормыш алып баруын дәвам итә, "Татарстан Геройлары" хәйрия оешмасын җитәкли. 

ТР Президенты Илдус Мостюковка сәламәтлек, озын гомер теләде һәм "Дуслык" орденын тапшырды. Дәүләт бүләге "Татарстан Республикасы иминлегенә күп еллык хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге" өчен бирелде. 

"Мине 90 яшемдә олылавыгыз, онытмавыгыз бик зур горурлык. Мин Татарстан Президентына бу бүләк өчен бик рәхмәтле. Алга таба да Россия һәм ватаным Татарстанга хезмәт итәргә әзер", - диде Илдус Мостюков. 

Илдус Мостюковка Россия Президенты Владимир Путин да котлау телеграммасы юллады. "Хөрмәтле Илдус Шәйхелислам улы! Ихлас йөрәктән 90 яшьлек юбилеегыз белән котлау сүзләрен кабул итегез. Сезне тәҗрибәле җитәкче һәм сәләтле конструктор, чыннан да уникаль гомумгаскәри "Пароль" дәүләт радиолокацион тану бердәм системаны ясаучы буларак беләләр. Сезнең илебез инженериясенә, конструкторлар мәктәбенә, илебезнең оборнага сәләтлелеге һәм илкүләм куркынычсызлыкка гаять зур өлешегез хөрмәткә лаек", - диелгән телеграммада. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.