Татарстан Президенты: Спортчыларның һәр җиңүе ил өчен бик мөһим

05.03.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Пхенчханындагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында катнашкан республика спортчылары белән очрашты.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, спортчыларның теләсә-кайсы җиңүе ил өчен бик мөһим. Ул спортчыларны Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары һәм спорттагы осталыкларын күрсәтүләре белән котлады. 

«Сезнең осталык бәрабәренә фигуралы шуу, чаңгы узышлары, сноуборд республикада яңа күтәрелеш алды. Без сезнең белән горурланабыз», - дип әйтте Татарстан Президенты, спорт осталыкларын күрсәтүләреннән канәгать калып.

«Республикада спортның олимпия төрләре, массачыл һәм профессиональ спорт үсешенә зур урын бирелә, спорт инфраструктурасы булдырыла, спортчыларга һәм тренерларга ярдәм күрсәтелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сезнең нәтиҗәләр дисциплинагыз, максималь тырышлыгыгыз, тренерлар составының уртак эше, туганнарының һәм якыннарының ярдәме, шулай ук җанатарларның ихлас яратулары аркасында мөмкин булды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без чын күңелдән сезгә көч биреп тордык. Спортчыларыбызның һәр җиңүе ил өчен бик мөһим. Афәрин сезгә, без сезнең белән горурланабыз».

ТР Президенты шулай ук спорт федерацияләре җитәкчелегенә һәм тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Җавап телмәрендә Россия Федерациясенең чаңгы узышлары буенча Атказанган спорт мастеры, 23 нче Олимпиаданың көмеш һәм бронза призеры Андрей Ларьков республика җитәкчелегенә һәм тренерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Җанатарларга да аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.   

Аның сүзләренә Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда ярышларының көмеш бүләге иясе Евгения Тарасова да кушылды: «Казанның матурая баруына бик шатбыз, шәһәр киләчәктә дә чәчәк атсын дип телим».

Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев фикеренчә, республикада башкарылган һәр нәрсә илдә тулаем спорт үсешенә ярдәм итә.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Олимпия спортчыларына, тренерларга һәм спорт федерацияләре вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшырды: Андрей Ларьковка – «Дуслык» ордены. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре – Евгения Тарасовага, чаңгы узышлары буенча РФ Атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннарының бронза призеры Анна Нечаевскаяга.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләренә фигуралы шуу буенча РФ Атказанган спорт мастеры, Олимпиаданың көмеш призеры Владимир Морозов һәм сноуборд буенча РФ халыкара класслы спорт мастеры Милена Быкова лаек булды.

«Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсендә атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.