Казанга РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде

05.03.2018

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Михаил Бабич эш сәфәре кысаларында төбәкне социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп киңәшмә уздырачак һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.