Татарстан Президенты республиканың дини берләшмәләре лидерлары белән очрашты

05.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың традицион дини берләшмәләре вәкилләре белән очрашты.  

Очрашуда Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин, РПЧнең Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан (Иван Ашурков), Казан һәм Вятка Рус Православие иске обряд чиркәве епискобы Евфимий (Евгений Дубинов), Татарстан Республикасының һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик һәм Рим-католик чиркәвенең Казандагы Воздвижение Святого Креста приходы настоятеле Андрей Старцев катнашты. 

Очрашу дини берләшмәләр лидерлары инициативасы буенча уздырылды һәм  традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту өлкәсендә дәүләт белән диннәр хезмәттәшлеген үстерүнең һәм социаль хезмәт итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланды. Дини лидерлар Татарстан Президентына хәйрия эшчәнлеге һәм гаилә һәм никах институтын ныгытуга юнәлгән социаль хезмәтләрне оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, инвалидлар һәм халыкның социаль якланмаган төркемнәре проблемларына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру тәҗрибәсе турында сөйләделәр.  

Очрашуда катнашучылар диннәр үсеше өчен, җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый яңарышы өчен илдә һәм республикада уздырылучы иҗтимагый-сәяси курсны бертавыштан хуплауларын белдерделәр. Киләчәктә дә төрле өлкәләрдә дәүләт белән диннәр хезмәттәшлеген ныгытуның һәм камилләштерүнең, гражданлылыкны һәм патриотизмны ныгытуның, төрле радикализм күренешләренә каршы торуның, республикада тынычлыкны һәм татулыкны, традицион һәм рухи кыйммәтләрне саклауның мөһимлеге һәм зарурлыгы ассызыкланды.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте.