Минтимер Шәймиева Виктор Григорович һәм Елена Малышева белән очрашты

06.12.2011

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “International medical School” проекты җитәкчесе, АКШ тагы эре госпитальләр директоры Виктор Григорович һәм табиб, медицина фәннәре докторы, “Беренче канал” ААҖ “Здоровье” һәм “Жить здорово!” программалары авторы Елена Малышева белән очрашты.

Кунаклар Минтимер Шәймиевка Татарстанда Россиядә беренче булган “Internationa medical school Europe” Халыкара медицина мәктәбе һәм Халыкара табиблар арасында тест үткәрү үзәге булдыру тәкъдимен белдерде. Елена Малышева әлеге проектны тәкъдим итеп, нигә Татарстанны сайлаулары турында аңлатып үтте. “Биредә медицина Россиядә иң яхшылардан, биредә профессионаллар күп, иң мөһиме, биредә мондый зур проектларны гамәлгә ашырырга телиләр һәм бу эшне башкара да алалар", - дип белдерде ул.

ТР Дәүләт киңәшчесе бу проектны гамәлгә куюда ярдәм итәчәген белдерде һәм Татарстан зур фәнни потенциаллы эре логистика үзәге, Россиянең спорт башкаласы һәм сәяси һәм икътисади тотрыклылыгы белән аерылып торган республика буларак, бу мәктәпне ачу өчен дөрес сайланган төбәк дип ассызыклады.

Минтимер Шәймиев кунакларны федераль дәрәҗәдәге “Татарстан мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” мәдәни-тарихи проекты белән таныштырды. Виктор Григорович, Елена Малышева һәм US-холдинг президенты Дмитрий Щиглик ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча Республика фонды тарафыннан торгызыла торган төп объектлар экспозициясен, Зөя белән Болгар тарихи һәйкәлләренең һәм яңа корылмаларының макетын карады.

Очрашуда ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте