Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXIV хисап сессиясендә катнаша.
Чара Казан ратушасында уза. Утырышны Казан мэры Илсур Метшин алып бара.
Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.
Депутатлар 13 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар. Шулар арасында: Казан мэрының 2017 елдагы эшчәнлеге хисабы; Казан шәһәр Думасының 2017 елдагы эшчәнлеге хисабы; Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең 2017 елдагы эшчәнлеге хисабы һәм Казан Башкарма комитетының 2017 елдагы эшчәнлеге хисабы һәм башкалар.
Төп нотык белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясаячак.
Шулай ук Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Мироновның, «Казан Халыкара мәктәбе» АНОО директоры, Казан шәһәр Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Н. Гафиятуллинның, «Казан Парклары һәм скверлары дирекциясе» МБУ директоры Алсу Сәетованың һәм башкаларның чыгышлары планлаштырылган.
Татарстан Президенты җәмәгать зоналары эшен аларны тоту өчен кирәкле керем китерерлек итеп оештырырга өндәде
2018 елда Казан юллары өслеге ремонтына 5,5 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла, шулардан 4,65 млрд. сумы – урамнар өчен, 1 млрд. сумы – ишегалларына. Бүген бу хакта өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXIV хисап сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Казанда ФИФА таләпләре нигезендә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты маршрутлары буенча 39 юл участогын һәм юл һәлакәтләре күп була торган 93 участокны ремонтлау планлаштырыла. Тагын 83 шәһәр урамын, поселокларда тротуарларны һәм 59 урамны реконструкцияләргә һәм ремонтларга ниятлиләр.
Казан мэры искәрткәнчә, 2017 елда 175 урам юлы ремонтланган. Бу исемлек гражданнарның «Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләре буенча формалаштырылган.
Төп нотыгында Казан мэры Илсур Метшин искәрткәнчә, 2017 елның гыйнварына башкалада 22 проблемалы объект булган. 2017 ел эчендә алты торак йортында 1360 фатир эксплуатациягә тапшырылган.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән бергә эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләнә.
Илсур Метшин искәрткәнчә, республика территориясендә 4 үзлегеннән җайга салынучы оешмада 2,2 млрд. сум тупланган, шул исәптән анда поблемалы йортларның төзелешен алып баручылар тарафыннан кертелгән акчалар да бар. «Әмма законнар бу акчаларны әлеге йортларны төзеп бетерү өчен куллану мөмкинлеген юкка чыгара», - диде мэр. Аның сүзләренчә, Казанда бу суммага өлеш кертеп, фатирлары төзелми калган затларның күп кенә проблемларын хәл итеп булыр иде. Шуңа бәйле рәвештә Илсур Метшин Татарстан Республикасы Президентыннан бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтүен сорады.
«Федераль дәрәҗәдә мөрәҗәгать итү өчен бу мәсьәләне әйбәтләп эшләргә кирәк, һәм без, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән бергә, тиешле тәкъдим әзерләр идек», - диде Казан мэры, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Татарстан, өлеш кертеп, фатирлары төзелми калган затлар проблемаларын хәл итүне тизләтү буенча Казан инициативасын хуплады, диде ТР Президенты.
«Өлеш кертеп, фатирлары төзелми калган затлар проблемасы үзеннән-үзе хәл ителмәячәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Мәскәүгә дә мөрәҗәгать итәрбез, Дәүләт Думасы депутатлары белән дә сөйләшербез. 1300әр фатир тапшырып барсак та, безгә бу мәсьәләне хәл итү өчен 4 ел кирәк булачак. Кешеләр көтәләр. Анда, чыннан да, бизнес буларак акча керткән кешеләр дә, торак өчен кредитлар, бурычлар алган кешеләр дә бар».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әгәр Чаллыдагы өлеш кертеп, фатирлары төзелми калган затлар буенча мәсьәлә хәл ителергә торса, Казанда бу мәсьәлә бик авыр хәл ителә.
Бу проблеманы хәл итү эшен бергәләп алып барырга кирәк, диде Татарстан Президенты. «Республика барлык мөрәҗәгатьләрегезне дә хуплаячак – кайберсендә җир бүлеп бирергә, кайберсендә административ механизмнарны кулланырга». Татарстан Президенты искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә бу четерекле мәсьәләне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып бара.
Сессиядә тагын бу катлаулы теманы Казан шәһәр Думасы депутаты, Казан шәһәр Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Алексей Серов кузгатты. «Әлбәттә, Сез хакимият эшләп җиткерми дип уйлыйсыз. Сез – Казан шәһәр Думасы депутаты, мин Сезгә бу теманы үзегезгә алырга тәкъдим итәм! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мэрны да, мине дә – теләсә кемне тәнкыйтьләп була. Әмма бу тема белән һәр көнне шөгыльләнергә кирәк».
Казанда яшел зоналарны төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен яңартырга, аларны функциональ яктан баетырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов сессиядә. Аның фикеренчә, парклар һәм скверлар үз-үзләрен тәэмин итәргә тиеш: җәмәгать зоналары эше аларны тоту өчен кирәкле керем китерерлек итеп оештырылган булырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, территорияләрдә тәртип саклау өчен вәкаләтләрне үзәкләштерүне тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук ул Казан Парклары һәм скверлары дирекциясен аларны функциональ тулыландыру эшен активлаштырырга, моның өчен мәдәни һәм спорт оешмаларын җәлеп итәргә өндәде.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа генплан эшләгәндә яшел зоналарны төзекләндерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, төп документны әзерләгәндә яңа җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча һәркем үз теләген әйтә ала.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казан мэры Илсур Метшинны шәһәр кешеләренең медицина учреждениеләре эшеннән канәгать булмаулары мәсьәләләре буенча эш алып барырга өндәде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә күп нәрсәләр эшләнә, диде шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов. «Барлык поликлиникаларны да быел норматив хәлгә китерербез, дип уйлыйм. Кешеләрдән 827 мөрәҗәгать безнең адреска килде. Шикаятьләр урынлы. Иң мөһиме, Илсур Рәисович, сәламәтлек саклау учреждениеләре эшеннән канәгать булуга аерым игътибар бирегез», – дип белдерде Татарстан Президенты.
«Без бит «Дустанә поликлиника» турында сөйлибез, сәламәтлек саклауда башка программалар да бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ни өчен кешеләр канәгать түгел? Димәк, без пациентлар белән сөйләшә белмибез, аңлатып бирә белмибез, кешеләр чиратта торалар. Әлбәттә, Президент килгәч, барысын да матур итеп күрсәтәбез».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, бу тема республика җитәкчелеге өчен өстенлекле булачак. «Бу мәсьәләләрне шәхси контрольдә тотуыгызны үтенәм. Бу бик мөһим», – диде ул, Илсур Метшинга мөрәҗәгать итеп.