Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән Казанның Вахитов районында урнашкан 116 нчы лицейда 42 нче сайлау участогында тавыш бирде. Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларга алар белән оныклары Алинә һәм Халисә дә килгән иде.
Мөхәммәтшиннар гаиләсе, сайлау бюллетеньнәрен урнага төшергәч, Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмә корды. “Һәр сайлау безнең өчен сынау, икенче яктан – бәйрәм. Һәр сайлау ниндидер яңа өметләр һәм ышаныч тудыра. Теләгебез – халык, ышанып, сайлап алырга мөмкин булган партияләр арасыннан үзенә якын булганы өчен тавыш бирсен иде”, - диде ул.
Парламент башлыгы сайлау кампаниясенең - бик актив, сайлауалды көрәшенең цивилизацияле юллар белән барганлыгын билгеләп үтте. “Без демократиягә һәм күппартиялелеккә өйрәнәбез”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
“Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы биш елга сайлана. Киләсе Дәүләт Думасы безгә тынычлык алып килсен иде. Сүз боткасы, каралмаган эшләр булмасын. Халык өчен хезмәт итә законнарны кабул итеп, тормышыбызны тагын да алгарак алып барсын, дәүләт абруен күтәрү өчен эшләсен иде”, - дип, спикер журналистларның “РФ Дәүләт Думасының бу чакырылышыннан ниләр көтәсез?” дигән соравына җавап биреп.
Фәрит Мөхәммәтшин, сайлауга оныкларын нигә алып килүен болай дип шәрехләде. “Мин аларны зур тормышка әзерлим. Алар депутатларның ничек сайланганлыгын белергә тиеш. Һәр кеше, балигълык яшенә җитү белән, сайлый ала. Без дә оныкларыбызны шуңа әзерлибез. Без балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге бәхетле һәм тыныч булуын телибез”, - диде ул.
Спикер, үзенең беренче тапкыр сайлаганлыгын искә төшереп, ул вакытта сайлауларның дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәмнәр кебек узуын билгеләп үтте.