Бүген РФ Федераль Җыенының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнендә иртүк А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник институты – КАИның 1 нче бинасындагы 41 нче сайлау участогына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан соң тавыш бирү өчен килгән ТР Премьер-министры ИлдарХаликов халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.
“Бүген муниципаль, республикакүләм һәм федераль сайлаулар уздырыла, шулай булгач, илебез, республикабыз язмышы хәл ителә. Ахыр чиктә, илебезнең киләчәген һәм законнарын кемнәр формалаштырасы һәркайсыбыздан тора”, - диеп, сайлауда тавыш бирергә өндәде.
41 нче сайлау участогы сайлау комиссиясе Георгий Зайденштейн сүзләренчә, әлеге участокка 1471 сайлаучы теркәлгән һәм шуларның 200дән артыгы – студент, шуларга өстәп, яшәү урыныннан читтә тавыш бирүчеләрдән дә килүчеләр бар.