Рөстәм Миңнеханов өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXIV хисап сессиясендә катнаша

28.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXIV хисап сессиясендә катнаша.

Чара Казан ратушасында уза. Утырышны Казан мэры Илсур Метшин алып бара.  

Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.  

Депутатлар 13 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар. Шулар арасында: Казан мэрының 2017 елдагы эшчәнлеге хисабы; Казан шәһәр  Думасының 2017 елдагы эшчәнлеге хисабы; Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең 2017 елдагы эшчәнлеге хисабы һәм Казан Башкарма комитетының 2017 елдагы эшчәнлеге хисабы һәм башкалар.

Төп нотык белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясаячак.

Шулай ук Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Мироновның, «Казан Халыкара мәктәбе» АНОО директоры, Казан шәһәр Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Н. Гафиятуллинның, «Казан Парклары һәм скверлары дирекциясе» МБУ директоры Алсу Сәетованың һәм башкаларның чыгышлары планлаштырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.