Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан Евдокия Солдатованы 100 яшьлек юбилее белән котлады.
Евдокия Солдатова Лаеш районының Березовка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында тегү фабрикасында тегүче булып эшләгән. Пенсиягә «Холод» ААҖдән чыккан.
1935 елда Евдокия Солдатова кияүгә чыккан, биш бала тапкан (икесе бәләкәй чакта үлгән). Хәзер Евдокия Михайловна, тыл хезмәткәре буларак, социаль яклау бүлегендә исәптә тора.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евдокия Солдатованы 100 яшьлек юбилее белән котлады һәм чәчәк бәйләме бүләк итте, бүләкләрен тапшырды. Ул шулай ук Евдокия Михайловнага нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Рөстәм Миңнехановны, бәйрәм табынына чакырып, сөтле чәй белән сыйладылар.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин да катнашты.