Казандагы маршрутларның берсендә йөрүче яңа троллейбусны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде.
Искәртик, бүген Казан шәһәр думасының 24 нче сессиясе алдыннан Рөстәм Миңнеханов троллейбуста йөреп карады һәм шәһәр электр транспорты сыйфатын бәяләде.
Р.Зорге урамы белән бертуган Касыймовлар урамы киселешендә Рөстәм Миңнеханов һәм «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфан Галәвов троллейбуска утырып, киләсе тукталышка кадәр бардылар.
Юлда Рөстәм Миңнеханов смартфоны аша яңа троллейбустан инстаграмда туры трансляция алып барды.
«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфан Галәвов шәһәр электр транспортында түләү ысуллары турында (акчалата һәм транспорт картасы ярдәмендә түләп була), якын арада электр транспортында түләү өчен яңа терминаллар гамәлгә кертелүе турында хәбәр итте.
Искәртик, 2017 елда Казанда троллейбуслар паркы тулысынча диярлек яңартылды.
"Караклык кимесен иде, - диде Әсфан Галәвов. - Кулланылышка кертеләчәк валидаторлар чеклар бирәчәк. Чекта секундына кадәр вакыты бастырылачак, икенче кат әлеге чекны сатып булмый".
Ахырда Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап бирде.