Россия-Бангладеш мөнәсәбәтләре кысаларында Бангладеш Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә без гаять зур игътибар бирәбез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе С.М. Сәйфул Хок белән очрашда белдерде.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортындагы Татарстан Президентының эш кабинетында узды. Чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Искәртик, С.М. Сәйфул Хок әфәнде Казанда эш сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил Сәмиггулин белән очрашты, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында һәм башка объектларда булды.
Шулай ук илче массакүләм мәгълүмат чараларына матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы белән Бангладеш арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләдею Әйтик, товар әйләнеше күләме 2017 елда 40 млн. доллар тәшкил итте. Хезмәттәшлек өчен преспектив юнәлешләр арасында ул авыл хуҗалыгын, зимия, фармацевтика һәм суднолар төзүне атады. Ул хәбәр иткәнчә, Бангладешта Татарстан мәгариф учреждениеләре күргәзмәсен ачу планлаштырыла.