ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда узган Ватанны саклаучылар айлыгына нәтиҗәләр ясалды.
Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Анда Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин, “Юнармия” бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Бородин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты.
Татарстанда Ватанны саклаучылар айлыгы вакытында мәктәпләрдә батырлык дәресләре, спорт ярышлары, ветераннар белән очрашулар һәм тантаналы чаралар узды. Аларда 320 мең кеше катнашты, дип хәбәр итте. Сергей Погодин.
“Быел эшче-крестьяннар Кызыл армиясе оешуга 100 ел тулды. Бу көн 23 февральдә бәйрәм ителде. Республика мәктәпләрендә 687 батырлык дәресләре узды, анда 28 мең укучы катнашты”, - дип сөйләде ул.
“2 февральдә республикада Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен җиңүгә 75 ел тулуны билгеләп үттеләр. 22 меңнән артык татарстанлы бу сугышта җиңү өчен гомерләрен биргән. Бәйрәм чаралары Казанның Җиңү паркында узды”, - дип билгеләде Сергей Погодин.
Казанда 15 февральдә хәрби-интенационалистлар һәйкәле янында митинг булды. Һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Бу чарада хәрби хезмәт ветераннары, укучылар һәм юнармиячеләр катнашты.
Казанның барлык районнарында бәйрәм концертлары булып узды. Моннан тыш, 21-22 февральдә Казанда “Ватанны саклаучылар” V Халыкара кинофестивале узды. Фестиваль кысаларында мәктәп укучыларына яңа хәрби-патриотик нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтелде.