Рөстәм Миңнеханов: "Чынлыкта өр-яңа завод барлыкка килде"

01.12.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” ААҖ ндә булды. Аны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов эш барышы белән танышты. Республика башлыгы сәнәгать мәйданчыгында барлык объектларда да булды.

Аннары киңәшмәдә нәтиҗә ясалды. Рөстәм Миңнеханов яңа бурычларны куяр алдыннан “Татнефть” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ җитәкчелегенә һәм подрядчы оешмаларга Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексының беренче этабы төзелешен тәмамлаулары өчен рәхмәт белдерде һәм заводны РФнең гамәлдәге нефть эшкәртү предприятиеләре исәбенә кертелүе белән котлады..

“Россия тарихында мөһим вакыйга – яңа завод пәйда булды, - диде Президент, дип хәбәр итә “ТАНЕКО” матбугат хезмәте. - ТАНЕКО” кебек проект илдә юк. Уртак көчләр белән зур эш башкардык, һәркем үз вазыйфасы буенча җитди өлеш кертте”.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзеннән соң агымдагы вәзгыять буенча фикер алышуга кереште.