Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Ватанны саклаучылар көне - 23 февраль уңаеннан котлау телеграммалары килә.
"Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Кыен яуларда, сугыш кырларында җиңү яуланды, Россия хәрби патриотик традицияләре булдырылды, ил даны һәм куәте артты. Без ихластан аталарыбызның һәм бабаларыбызның данлыклы батырлыклары белән горурланабыз. Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүчеләр, аның иреген һәм иминлеген саклаучыларны хөрмәтлибез. Сезгә уңышлар һәм бары изге теләкләр телим”, - диелгән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән килгән котлауда.
Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, РФ Федераль Собранисенең Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно һәм башка дәүләт эшлеклеләре дә котлау җибәргән.