Рөстәм МиңнехановКазанның тарихи үзәгендәге музейлар экспозицияләре белән танышты

23.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстанның дәүләтнеке булмаган музейларга ярдәм итү формалары турында уйларга кирәклек дип билгеләде. 

Бу хакта Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы берничә музейны карагач әйтте. 

Беренче объект Казан Кремлендәге Пушечный двор территориясендәге "Гаскәри рухы" кораллар музее булды. Әлеге музейда татарларның кораллары тарихын тасвирлый, скиф, сармат, һуннар һәм татарлар сугышларда кулланган кораллар, ат йөгәннәрен һәм кирәк-яракларын тәкъдим итә. Рөстәм Миңнеханов бакыр хәнҗәрләр, кылычларны, уклар һәм башкаларны карады. Биредә бакырдан рим башлыгы бар, Хәзер каганлыгы гаскәриләренең көмеш кылыч сабы, киемнәре, билбаулары бар. 

Археологиягә караган предметлардан ары тагын төрле заманга караган гасәкриләр скульптуралары бар. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Хәзинә" милли галереясендә Бакый Урманче рәсемнәре һәм сыннарын карады. Экскурсияне ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева алып барды. 

Ул хәбәр иткәнчә, күргәзмә 2017 елда әзерләнгән һәм Бакый Урманчы тууга 120 ел тулуга багышлана (1897 елның 23 февралендә туган), биредә рәссамның иҗаты тәкъдим ителә. Рәссам улы Айдар Урманче 2017 елда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена гаилә архивындагы материалларны өйрәнү өчен биргән. 

Социалистик көнкүреш музеенда директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов коллекцияне кулланудан юкка чыгучы предметларны җыюдан башлаганы турында хәбәр итте. 

Әлеге шәхси музей Казан мэриясе ярдәме белән ачылган. Музей элеккеге коммуналь фатирда урнашкан, мәйданы 200 кв. метр тирәсе. Университет урамындагы бу йорт XIX гасыр уртасында төзелгән, биредә чын кирпеч стеналар, иске электр проводкасы, чуен батареялар. Музейга килүче кешеләрнең иң популяр сүзе: "Минем бу бар иде!". 

Рөстәм Миңнеханов музей экспонатларын карады. “Мондый джинсы минем дә бар иде, аны Болгариядән алып кайткан идем”, - диде ул.

Татарстан Президенты музейга ике кассеталы магнитофон бүләк итте, аңа ул бүләк сүзе дә язган, шулай узган гасырның 80 нче елларында чыгарылган электр бритвасы һәм ирләр күллмәген бүләк итте. 

Музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов республика башлыгын музейның Санкт-Петербургтагы филалына һәм Төркиядәге бүлеге ачылышында катнашырга чакырды.

Президент шулай ук янәшә адрес буенча урнашкан Бәхетле балачак музеенда да булды. Шуннан соң ул Казан шәһәре башкарма комитетына Университет урамындагы музей бинасын төзекләндерүгә күпме чыгымнар таләп ителүен исәпләүне йөкләде һәм тәкъдимнәрен кертергә кушты.

“Бүгенге көндә шәһәргә шушындый кызыклы объектлар кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов, экспозицияләрне караганнан соң.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина