Бүген Чаллыда ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов “Без бергә” милли бергәлекләр һәм иҗтимагый оешмалар форумында катнашты.
Чаралар башланганчы Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Чаллыдан депутат Олег Морозов журналистлар белән очрашуда Россия парламенты түбән палатасында үз эше буенча хисап тотты. “Бүген безгә мәсьәләләрне сыйфатлы хәл итү зарур. Халык күзенә карарга оят булмаслык шартлар тудырырга кирәк, - дип ассызыклады Олег Морозов. – Үти алмаслык вәгъдәләр бирү безнең эш түгел. Без 2014 елда хезмәт хакы 1,5 тапкыр арта дип әйтәбез икән, өстебезгә җаваплылык алабыз һәм һәр сүз өчен җавап бирәбез”.
“Мин Чаллыда һәм Татарстанда үзем башкарган эшләрдән канәгать, - дип белдерде беренче вице-спикер. – Республиканың үсеш темпын саклау – безнең бурыч”.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән фикерен уртаклашты. “Безнең бурыч элеккечә актуаль – депутат вәкиллеге аша мөмкин булганча илдәге карарларны кабул итүгә тәэсир итү һәм барлык федераль программаларда катнашу, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Без Дәүләт Думасына мөмкин кадәр күбрәк Татарстан вәкилләрен этәрү өчен 2007 ел уңышын кабатларга теләр идек.”
5 нче чакырылыш Дәүләт Думасы Татарстан өчен мөһим ике карар кабул итте: кризис чорында республикага ярдәм итте һәм федераль закон статусында РФ һәм ТР дәүләт хакимиятләре арасында вәкаләтләрне чикләү турындагы Килешүне рәсмиләштерде, дип искәртте парламент җитәкчесе. “Татарстанда Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә булмаган нәрсәләр бар. Без сайланган юл аша туктамыйча алга барырга тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.
Аннары “Энергетик” мәдәният йортында милләтара дуслык һәм килешү бәйрәме узды. Чаллы шәһәренең үзенчәлеге төрле милләт вәкилләре яшәвендә. Бирегә зур төзелешкә төрле милләт кешеләре килгән, алар өчен яшь шәһәр туган йортларына әйләнде.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге һәм Татарстан Халыклар ассамблеясе исеменнән чарада катнашучыларны сәламләде. “Бөек дуслык, аңлашудан башка сезнеке кебек искиткеч шәһәр булмас иде. Дуслык һәм Чаллыда яшәүчеләр безгә күрсәткән үрнәк өчен рәхмәт”, - дип ассызыклады парламент җитәкчесе. Халыкларның бөек дуслыгы Чаллыда яшәүчеләрнең горурлыгы булсын диде парламент җитәкчесе.
Чаллы мэры Васил Шәйхразиев шәһәрнең милли-мәдәни бергәлек җитәкчеләрен бәйрәм белән котлады. Аларның ярдәме белән Автошәһәрдә милли мәдәният фестивален үткәрү матур традициягә әйләнде, дип белдерде ул.