Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана С.Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залында узды.
"Ватанны саклаучылар көне - иленә тугры булган һәм аның иминлеген саклаучылар, дәүләт азатлыгын һәм бәйсезлеген үз-үзен кызганмыйча яклаучлыарның намус, хәрби антка тугрылык һәм Ватанга мәхәббәте көне ул", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аерым Рөстәм Миңнеханов ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Һәрберегезнең язмышы - каһарманлык һәм Ватанны ихластан ярату үрнәге, - диде ул. - Хәрби һәм гражданлык бурычын башкарганда, сугыш кырында һәлак булганнарның берсен дә онытмыйбыз һәм искә алабыз. Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә безнең 226 ватандашыбыз лаеклы булды. Бүген безнең белән Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов. Ул бүген дә - безнең бөтен чараларда да актив катнаша, яшь буынны тәрбияләүдә дә актив эш алып бара".
Рөстәм Миңнеханов Әфганстандагы сугышта, Кавказда һәм Сириядәге террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучыларның, Чернобыль АЭСдәге аварияне бетерүдә катнашучыларның кыюлыгы һәм ныклыгын ассызыклады.
"Яшь татарстанлыларның Россия хәрбие югары исеменә лаеклы булулары шатлыклы, - диде Татарстан Президенты. - Безнең яшь ватандашларыбыз Преображение полкында, Кара диңгез флотында хезмәт итәләр. Хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булганнарга, күп милләтле илебез сагында торучыларга рәхмәт әйтәсем килә".
"Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, Россия армиясе һәм флотын заманча тихника белән тәэмин итүгә аеруча игътибар итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай ук сыйфатлы хәрби белем бирү дә мөһим. Без легендар Казан югары танк команда училищесын саклаый алдык, аның тарихы 1866 елдан башлана".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген балалар һәм яшьләрне патриот буларак тшрбияләү әһәмиятен аңлыйбыз. Ул искәрткәнчә, республикада "Юнармия" хәрби иҗтимагый патриотик хәрәкәтнең региональ бүлеге уңышлы эшләп килә. Һәр муниципаль берәмлектә Юнармия штаблары оештырылды.
"Чын күңелдән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм, ихластан сезгә һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет һәм иминлек телим!", - диде Рөстәм Миңнеханов.