Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Буа муниципаль районында булды.
Төп максаты - Буа муниципаль районы Советының 2017 елның социаль-икътисади үсеше йомгакларына һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган утырышында катнашу иде.
Утырышта төп докладны Буа районы башлыгы Марат Җаббаров ясады.
ТР Премьер-министры белдергәнчә, Буа райны күп параметрлар буенча республика муниципалитетлары өчен үрнәк булып тора.
Буа районы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында 22 нче урында тора. Беренчел нәтиҗәләр буенча, 2017 елда тулай төбәк продукты 12,282 млрд сум тәшкил иткән. Эшләп җибәрелгән товарларның гомуми күләме 6,438 млрд сум, сәнәгать җитештерүе индексы -118,1%.
Район предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 24 195 сум тәшкил итә. “Буа районының потенциалы күпкә югарырак, һәм сез социаль-икътисади үсешнең барлык төп күрсәткечләре буенча алдынгы булырга тиеш”, - дип белдерде Алексей Песошин.
Буа районында “Буа” сәнәгать паркы төзелеше әле планда гына, бу юнәлештә эшне тизләтергә кирәк, диде Алексей Песошин.
Хәзерге вакытта Буа районы тулай төбәк продуктының 26% өлешен кече һәм урта эшмәкәрлек тәшкил итә, бу начар нәтиҗә түгел.
“Буа хакимиятенә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүдә эшне көчәйтергә, дәүләт ярдәмен алуда булышырга, шулай ук эшмәкәрлекне яшьләр арасында популярлаштырырга кирәк”, - диде ул.
Буа тулай төбәк продуктында агросәнәгать комплексының өлеше 70% тәшкил итә, дип белдерде Алексей Песошин. Район гадәттәгечә шикәр чөгендере җитештерү буенча әйдәп баручы санала. 2017 елда 334,8 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган (Зәйдән кала 2 урында).
ТР Премьер-министры шулай ук сөт җитештерүгә зур игътибар бирергә чакырды. Монда алдынгы Кукмара, Әтнә һәм Балтач районнарыннан үрнәк алырга кирәк.
Республикада гражданнарның тормышын яхшырту максатында 37 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. Буа районы 188 максатчан программада катнашып, зур күләмдә эш башкарган.
Демографик күрсәткечләр Буа районында тискәре характерда, дип билгеләде Алексей Песошин. 2017 елда районда халык санының табигый кимүе 261 кеше тәшкил иткән.
Утырыш тәмамланганда Алексей Песошин Буа районы халкына һәм депутатларга Татарстан республикасының һәм үз территориясенең социаль-икътисади үсешенә керткән лаеклы өлеше өчен рәхмәт белдерде.