Рөстәм Миңнеханов Казанда моношәһәрләрдән килгән спорт мәктәпләре укучыларының футбол буенча мастер-классларын ачуда катнашты

22.02.2018

Бүген Казанда Үзәк стадионда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең Россиянең моношәһәрләреннән килгән укучыларының футбол буенча мастер-классларын ачу тантанасы узды. 

Чарада «ЦСКА» ҺФК тренерлары катнашты.

Спортчыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Внешэкономбанк» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» программасы җитәкчесе Ирина Макиева мөрәҗәгать итте.

Моношәәһрләргә ярдәм турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу федераль программаны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкли.

«Элек перспетивасыз дип саналган моношәһәрләрдә без хәзер зур үзгәрешләр күрәбез. Бу – төзекләндерү дә, яңа юллар да, һәм иң мөһиме – яшьләр өчен шартлар тудыру да», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшь футболчыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов алар чын спортчылар булып үсәрләр һәм бөек футболчылар булып китәрләр дип өмет белдерде. «Россиянең көчле футбол командасы булырга тиеш, – диде ул. – «ЦСКА» футбол клубына зур рәхмәт – алар бу мастер-классларны уздыралар, 37 моношәһәрдән вәкилләр җәлеп итәләр. Бу рәхмәтле эш һәм барыбызга да, бөтен илгә файда китерә».

Яшь футболчыларга Татарстан Президенты спортта югары уңышлар теләде.  

Үз чиратында «Внешэкономбанк» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» программасы җитәкчесе Ирина Макиева белдергәнчә, моношәһәр һәрвакыт алда барырга тиеш.

Мастер-класслар – «1000 яшь футболчы» масштаблы проектының бер өлеше. Мондый мастер-класслар, Казаннан тыш, Тамбовта, Екатеринбургта, Красноярскта, Саранскта һәм Томскта узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.. Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)