Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда тузган торакта яшәүчеләр өчен төзелгән 59 фатирлы торак йорт ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.
“Тузган торак – бездэ авыр хәл ителә торган иң зур проблема. Узган ел без федераль программада катнаша башладык. Респубикада тузган торакларның 10 проценты Чистайда, - диде Президент. – Якын арада икенче йорт та файдалануга тапшырырылыр дип уйлыйм. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Без Чистай шәһәренең ничек үзгәрүен күрәбез, биредәге йорларны яртысы ремонтланган, әмма башкарасы эшләр күп әле”.
Республика башлыгы яңа фатирга күчүчеләргә куанып-шатланып яшәүләрен теләде.
Яңа фатир хуҗасы Халисә Шаһиязданова шәһәр һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белдерде. Ул Президентка киләчәктә дә шундый программаларны дәвам итеп, тузган торакта яшәүчеләр яңа йортларга күчерелеп бетсен иде дип мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов барысы да безнең икътисадтан тора, дип белдерде: “Республика, ил үсеш алса, мөмкинлекләр дә күбрәк булачак. Безнең республикада ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча гына да 16 мең ветеранның 13 меңе фатирлы булды. Моннан тыш, 4 елда торакны капиталь ремонтлауга 26 млрд. сум акча сарыф ителгән. Без Чистайда индустриаль парк төзергә телибез. Халык яхшы шартларда яшәсен өчен күбрәк төзергә кирәк – бу хакимият бурычы.
Чистай районында 2010 елның 1 гыйнварына кадәр 141 торак йорт авария хәлендә дип табылган. 1968 кеше торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. 2011 елда тузган торактан гражданнарны күчерү буенча программага 13 торак йорт кертелгән булган, ә өстәмә программага тагын - 13 йорт.
Бүгенге көндә 63,2 миллион сумлык 62 фатир алуга муниципаль килешү төзелгән. Агымдагы елда Чистайда гомуми программаны гамәлгә ашыру өчен 123 фатирлы ике 5 катлы кирпеч йорт төзелә. Авария хәлендәге йортлардан 403 кеше күчереләчәк. Тагын бер 64 фатирлы йорт әзерлек алдында.