Муниципаль бюджетка өстәмә акчалар җәлеп итү мәсьәләләре Лениногорски районы җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорскига эш сәфәре барышында әнә шулай дип белдерде.
Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү Федераль программасы ярдәмендә Лениногорскида күптән түгел Үзәк район хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсен реконструкцияләү эшләре төгәлләнде. Яңартылган бинаны ачу Фәрит Мөхәммәтшинның Лениногорскига сәфәре программасында беренче пункт булды. 30 миллион сумнан артык акча яңадан планлаштыру һәм бүлмәләрнең эчен бизәкләү, заманча медицина җиһазлары сатып алу, пандуслар төзүгә сарыф ителгән. Рентген җиһазлары һәм компьютер томографы урнаштыру өчен аерым бүлмәләр әзерләнгән.
“Республиканың хәзерге үсеш этабында без яңартылган медицина үзәкләре төзүгә йөз тотабыз, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин объектны ачу тантанасында. – Үз вакытында һәм дөрес диагноз кую, хастаханәнең авыруларны кабул итү бүлегендә тиз арада сыйфатлы хезмәт күрсәтү күп кенә лениногорскилыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк”. Проект куәте нигезендә, Лениногорски Үзәк район хастаханәсендә елына 28 меңнән артык пациентка медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан лениногорскилылар шәһәр үзәгендә татар классигының һәйкәлен реконструкцияләү турында карар кабул итә. Фәрит Мөхәммәтшин яңартылган һәйкәл ачылышында катнашты. Шәһәрнең иҗат интеллигенциясе алдында ясаган чыгышында, парламент башлыгы 2011 елның Тукай билгесе астында узуын ассызыклады. Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә, Башкортстанда, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә, шул исәптән Казакъстанда һәм Төркиядә бөек шагыйрьнең 125 еллыгына багышланган чаралар узды. “Тукайны татарлар гына түгел, башка халык вәкилләре дә ярата, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Быелгы чаралар, шул исәптән бүгенгесе дә, тагын бер тапкыр бөек шагыйрь үзеннән соң калдырган мираска игътибарны җәлеп итте. Ул татарлар, руслар һәм башка халыкларның татулыкта һәм дуслыкта яши алуларын һәм яшәүләрен күрсәтергә теләгән”. Лениногорски районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Тукай бюсты янындагы аллеянең шәһәр зыялыларының традицион очрашу урынына әвереләчәгенә өмет белдерде.
Шуннан соң шәһәрнең үзәк өлешендә Ленин проспекты янындагы бакчада берьюлы ике һәйкәл (алар локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда һәлак булучыларга, шулай ук Чернобыль АЭСындагы авария һәм башка техноген һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар истәлегенә куелган) ачылды.
Район Мәдәният йортында узган район активы белән очрашуда Татарстанның якын киләчәктәге социаль-икътисади үсеш перспективалары һәм алда торган бурычлар хакында сүз барды. “Халык мәшгульлеге проблемаларын хәл итү юлларын эзләү, бюджетның керем өлешен арттыру дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең игътибар үзәгендә кала”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуда ясаган чыгышында.
“Татарстан заман белән бергә атлый. Катгый көндәшлек шартларында республика шактый уңышлы үсеш кичерә, күп кенә күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъекты санала, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. – Агросәнәгать комплексының киләчәген без авыл производствосын саклау һәм үстерү, авылда хезмәт активлыгын арттыруда күрәбез”.
Татарстан парламенты башлыгы 2011-2015 елларга исәпләнгән республиканы үстерү буенча амбициоз план әзерләнүен искәртте. “Безнең алда тулаем төбәк продуктының күләмен 2 триллион сумга җиткерү бурычы тора. Хезмәт хакы сизелерлек артырга, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе яңарыш кичерергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
“Әлеге планнарны гамәлгә ашыру өчен безгә тотрыклылык кирәк, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе. – Алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасын формалаштырганда без үзебезнең иң лаеклы вәкилләрне республика мәнфәгатьләрен яклау һәм тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлдерергә тиеш. Безнең төп бурыч – Татарстанның үсеш векторын саклау”.
Лениногорскилыларга мөрәҗәгать итеп, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов болай дип ассызыклады: “Без бары тик бергәләп кенә яхшы гамәлләр кыла һәм алга хәрәкәт итә алабыз”. Актив белән очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Дамир Сафиуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.