Түбән Кама районы 2017 елда республиканы социаль-икътисадый үстерү рейтингында 3 нче урынны алды

21.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.   

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Кама мунициципаль районына эш сәфәре белән килде.

Утырышта төп нотык белән 2017 елда Түбән Кама мунициципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары турында Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин чыгыш ясады.

Утырыш Интернет челтәрендә онлайн режимында трансляцияләнде.

Район башлыгы Айдар Метшин Татарстан икътисадына Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренең, энергетикларының, төзүчеләренең, монтажникларының зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Кече һәм урта бизнесны үстерүнең борылыш этапларыннан Айдар Метшин шәһәрнең алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы алуын атады. 2027 елда шуның нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә 3 мең даими эш урыны булдырырга һәм 7,5 млрд. сумнан артык күләмдә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Шулай ук Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы хәбәр иткәнчә, Кама Аланына да алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы алу эше дәвам итә.

Айдар Метшин Рөстәм Миңнехановка шәһәрнең 45 нче микрорайонында тагын бер яңа мәктәп салу проектын хуплавын сорап мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында кече һәм урта бизнесны Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре белән берлектә үстерергә, шулай ук эш башлап килүче эшкуарлар өчен бизнес булдыруны гадиләштерергә өндәде.

2017 ел йомгаклары буенча Түбән Кама районы республиканың муниципаль берәмлекләрен социаль-икътисадый үстерү рейтингында – 3 нче урынны, төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча икенче урынны алган. Төяп җибәрелгән продукция күләме гомумреспублика күрсәткечләрендә 21% били.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта чыгыш ясап, 2017 елда республиканы икътисадый үстерү йомгаклары белән таныштырды. Татарстан Республикасының җыелма төбәк  продукты (ҖТП) күләме 2 трлн. 115,5 млрд. сум тәшкил иткән, 2016 елның шушы чорына карата үсеш 2,8%, сәнәгать җитештерүе индексы – 101,8%, ваклап сату әйләнеше – 843,9 млрд. сум, ягъни 102,8%.

2017 елда Татарстанда 35 млн. 845 мең тонна нефть чыгарылган, 2016 елның шушы чорына карата 101%. Шул исәптән «Татнефть» ГАҖ – 28 млн. 587 мең тонна.

Рөстәм Миңнеханов утырышта күтәргән мәсьәләләрнең берсе – бюджетка недоимкалар, салымнарны түләү буенча бурычлар. Татарстан Республикасы Президенты район башлыгына бу юнәлештә активрак булырга киңәш итте.

Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, район халкының ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүләргә карата дәгъвалары бар. 

2017 ел йомгаклары буенча район агросәнәгать секторын җитештерү-икътисадый үстерү күрсәткечләре буенча 11 нче урында, авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 4 миллиард сум тәшкил итә.

«Сезнең базарыгыз гаять зур – шәһәр, район, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шәхси хуҗалыклар яшелчә, җиләк-җимеш бизнесы белән шөгыльләнсен өчен шартлар тудырырга кирәк».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.