Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча киңәшмә уздырды

21.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Соборны яңадан торгызу эшләренең барышы белән танышты. “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ подрядчы оешма генераль директоры Владимир Казилов алар өчен чиркәү бинасы буйлап экскурсия үткәрде.

Аның сүзләренчә, бүгенге көнгә төзүчеләр Соборның төп һәм кече гөмбәзләренең монолит конструкциясе корылмасын төзүне төгәлләгән. Хәзер объектның биеклеге 38 метр тәшкил итә. Шулай ук үзәк гөмбәз тирәсендәге монолит кәрниз плитә тирәсен бетонлау да тәмамланган.

Минтимер Шаймиев һәм митрополит Феофан Собор бинасы белән бергә торгызыла торган уникаль Мәгарә чиркәвендә булды. Мәгарә чиркәвендә сакланган фрескаларны саклау өчен көн саен температура һәм дымлылык режимын күзәтеп торалар.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе һәм Татарстан митрополиясе башлыгы эшнең барышы һәм сыйфаты белән канәгать булып, эшчеләргә һәм төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

“Мин шикләнмәдем дә, әмма Татарстанның беренче Президентының сүзләре катгый һәм төзүчеләрнең эшне төгәл башкаручан булуына тагын бер кат инандым”,- дип билгеләде митрополит Феофан.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, “Домострой” ҖЧҖ җитәкчелеге Соборның эчке эшләре дизайн-проектын хәйрия рәвешендә түләүсез нигездә башкаруны тәкъдим иткән.

Минтимер Шәймиев бу проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. “Без төзелеш буенча мәсьәләләрне уңышлы хәл иттек. Һәр көн саен агымдагы эш бара, ә чынлыкта – без тарих ясыйбыз. Иң мөһиме - ихластан, шундый язмышлы чиркәүне яңадан торгызу бәхете безгә туры килүне аңлап эшләү кирәк. Мондый объект рухландыргыч булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте