Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре Советы утырышында катнашты

21.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Советы утырышында катнашты. 

Чара 1 нче номерлы балалар һәм яшьләр сарае мәйданында узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы шәһәренең предприятиеләре һәм оешмаларының продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

Төп доклад белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. 

"Чаллы шәһәре тотрыклы үсешен дәвам итә һәм, тормыш һәм бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар булдырып, республикада күпчелек социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора. - диде Наил Мәһдиев. - Чаллы эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыра. Безнең эшчәнлекнең төп нәтиҗәсе - уңай демография һәм гражданнарыбызның гомер озынлыгы артуы. 17 елда беренче кат эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсенә ирештек. Тормыш сыйфатын арттыру нигезе - икътисад". 

Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме 2 процентка арткан, сәнәгать производствосы индексы - 117 %. 

"Мондый нәтиҗәләргәбез, беренче чиратта, шәһәрнең төп предприятиесе "КАМАЗ" ГАҖ тәэмин итте, аңа шәһәр икътисады бәйле, - диде Чаллы мэры. - "КАМАЗ" план күрсәткечләрен арттырып эшләгән, автомобильләр җитештерү 12 процентка артты". 

Мәһдиев билгеләгәнчә, 2017 елда 46 млрд. сумлык инвестицияләр җәлеп ителгән, бу узган ел дәрәҗәсе. Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алганнан бирле инде ике ел узды. Нәтиҗәдә 21 компания Чаллыда бизнесларын ачкан. Проектны гамәлгә ашыру башыннан резидентларның өстәмә инвестицияләре 14 млрд. сум тәшкил итте, һәм 2500 эш урыны булдырылды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыштагы чыгышында билгеләгәнчә, Чаллы шәһәренең бөтен казанышлары һәм проблемалары турында республика җитәкчелеге белә һәм тиешле хәл итү юлларын табарга тырыша. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул бүген Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркында булган - елдан ел парк үсә бара һәм файдалы мәйданын арттыра, бүген ул 850 кв. метр тәшкил итә. 

"Бүген инде "Мастер" КИПның алтынчы чираты эшли, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу бизнес үстерү өчен искиткеч мәйданчык һәм Россиядә андый проект юк. "Мастер" КИП резидентларының 68 млрд. сумлык табышы - лаеклы күләм, минемчә, тагын да эшләп була. Безнең бурычыбыз "Мастер" КИП мәйданчыкларын 1 млн. 300 мең кв. метрга җиткерү, программа бар, ышанам, аны гамәлгә ашырып була". 

Чаллының потенциалы гаять зур, бу республикабызда икенче шәһәр, Чаллының тулаем региональ продуктка кертә торган өлеше гаять зур, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, алга таба "КАМАЗ" ГАҖ үсеше, бөтен планнарны чынга ашыру бик мөһим. Шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ - кече һәм урта бизнес үстерү өчен бик яхшы мөмкинлек, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм, әлбәттә, "КАМАЗ" - безнең илкүләм горурлыгыбыз. 

Уд искәрткәнчә, "КАМАЗ-мастер" командасы 15 нче кат "Бедуин алтыны"н катлаулы көрәштә яулады. 

Чаллы - авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен иң эре мәйданнарның берсе, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - фермерлар, шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен сата алуны тәэмин итүне тәкъдим итте. Чаллыда махсус мәйданчык булырга тиеш. 

Сәламәтлек саклау өлкәсе турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Чаллыда инфекцион хастаханәне капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан акча биреләчәк. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.