Алексей Песошин Көньяк Хорасан провинциясе (Иран) делегациясе белән очрашты

21.02.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Көньяк Хорасан провинциясе (Иран) делегациясе белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин Татарстанга күрсәтелгән кызыксыну өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, Татарстан Россия төбәге буларак Иран белән күптән хезмәттәшлек итә.

2007 елдан Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгы эшли, аның эше шулай ук Татарстан һәм Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга өлеш кертә.

Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы кыскача төбәкнең икътисады һәм иң әһәмиятле проектлар турында сөйләде.

Казанда 2018 елның 10-12 маенда “Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit” 10 нчы халыкара икътисади саммит узачак, дип искә алды Алексей Песошин. Ул Иран Ислам Республикасы һәм Хорасан провинциясе вәкилләрен саммитта катнашырга чакырды.

Ул шулай ук искә төшергәнчә, җәй көне Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары булачак.

20 июньдә “Казан-Арена” стадионында “Иран-Испания” футбол матчы узачак.

“Без сезне бу матчта күрүебезгә шат булачакбыз”, - диде Алексей Песошин, делегация әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.

Үз чиратында Көньяк Хорасан провинциясе губернаторы урынбасары Сейед Моджтаба Алави Мөхәммәд чакыру өчен рәхмәт белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.