Татарстан Республикасы белән «Россельхозбанк» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

20.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы белән «Россия авыл хуҗалыгы банкы» АҖ («Россельхозбанк») арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе Дмитрий Патрушев кул куйды.

Чара Казан Кремлендә узды.

Имза салыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Патрушев җитәкчелегендәге «Россельхозбанк» АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу барышында сүз киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек турында барды. «Россельхозбанк» – республиканың күптәнге стратегик партнеры, - диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп. – Филиалның кредит портфеле 26 млрд. сумнан артык, һәм ул даими рәвештә артып тора. Шулай ук банкка урнаштырылган клиент акчалары күләме дә арта – ул 30 млрд. сумга җитте. Безнең агросәнәгать комплексы үсешендә шулай ук «Россельхозбанк»ның өлеше дә зур, без бергәләп системалы эш алып барабыз. Татарстан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәре буенча төбәкләр арасында өченче урында тора».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада җитди проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән Зәй элеваторы проекты, сөт товар фермалары булдыру һәм аларның эшләве, терлекчелек комплексын үстерү һәм башкалар.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2017 елда республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1,7 млрд. сумлап инвестицион кредит бирелгән иде, кече хуҗалык итү рәвешләренә дә зур игътибар бирелә.

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, төбәктә шәхси хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына киләчәктә дә ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.

«Россельхозбанк» – безнең сезонлы эшләребезнең иң эре инвесторы, диде Рөстәм Миңнеханов, бу – банкның ныклы позициясе. Ул бу җәһәттән банк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 

«Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә,   банк 2006 елдан бирле төбәктә эшли. Банк Татарстанның 27 районында эшли, 2018 елда Татарстанның эре шәһәрләрендә яңа нокталар ачу перспективасы бар.

Тулаем 2006 елдан бирле республика икътисадына 140 млрд. сумлап акча кертелгән, 2017 елда 20 млрд. сумга кредит бирелгән, шул исәптән кече һәм урта бизнеска – 6 млрд сумлап, диде Дмитрий Патрушев.

Ул шулай ук искәрткәнчә, «Россельхозбанк» АҖ – Россия Федерациясе  Авыл хуҗалыгы министрлыгының ташламалы ставка буенча кредитлар бирүче банкларыннан берсе. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.