Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм 2018 елның 19 февралендә узды.
Бу чара “Корстон” комплексы мәйданчыгында булды.
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады.
Аның сүзләренчә, узган елларда комиссия аша социаль яктан куркыныч хәлдә булган меңнәрчә гаиләләр узган, шуңа күрә кеше хәленә керә белүчеләрнең үз вакытында ярдәмгә килүе бик мөһим.
Әсгать Сәфәров Республика комиссиясе җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде, алар төрле елларда комиссия эшенә зур өлеш керткәннәр.
Бу чарада шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Евгений Сильянов катнашты.
Аннары комиссиянең иң актив әгъзаларын һәм ветераннарны бүләкләделәр.