Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышы онлайн режимымда трансляцияләнәчәк

20.02.2018

Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышы интернетта онлайн режимымда трансляцияләнәчәк.

Чара иртәгә, 21 февральдә, Түбән Кама шәһәрендә булачак һәм 2017 елда Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгакларына багышланачак.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.  

Трансляцияне Рөсми Татарстан порталында баш биттә карау мөмкин булачак - tatarstan.ru

Трансляция 16.00 сәгатьтә башлана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.