ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең республиканың Чирмешән муниципаль районына бүгенге эш сәфәре авылның социаль инфраструктурасы үсеше мәсьәләләренә багышланган иде.
Чирмешәнгә эш сәфәре программасы Лашманка авылының гомуми белем бирү урта мәктәбендә башланды, күптән түгел анда капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Хәзер мәктәп заманча җиһазландырылган, физика, химия һәм математиканың яңа кабинетларе ачылган һ.б.
Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф учреждениесе укытучылары белән аралашты, дәресләрдә булды. Сыйныфларда уртача 17 укучы белем ала. Бүгенге көндә 12 сыйныфта 201 укучы укый. Парламент җитәкчесе укытучыларга эшләрендә уңышлар теләде, аның сүзләренә караганда, матди базаны ныгыту нәтиҗәсендә аларның эше камилләшергә тиеш.
Дәүләт Советы Рәисе Чирмешәндә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәкне ачу тантанасында катнашты. Ул җир һәм милек хокуклары, шулай ук социаль хезмәтләрне үзәкләштерү максатыннан ачылды. Биредә 55 хезмәткәр эшли. Алар эш шартлары белән канәгать, хәзер төрле ведомство бүлекләре белән эшләү оператив рәвештә башкарыла.
Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешәндә 4 ел элек ачылган туган як тарихын өйрәнү музеенда булды. Парламент җитәкчесе өчен экскурсияне музейның фәнни хезмәткәре Валентина Захарова үткәрде. ТР Дәүләт Советы Рәисе аның үтенече буенча дәрәҗәле кунаклар китабында истәлекле язма калдырды.
ТР Дәүләт Советы Рәисенең эшлекле сәфәре район активы очрашуы белән дәвам итте. “Сезгә республиканың ничек яшәве һәм нинди максатлар куюы турында сөйләргә килдем. Шул ук вакытта бүген чирмешәнлеләрнең ничек яшәвен дә беләсе килә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып.
Парламент җитәкчесе үз чыгышында соңгы елларда Татарстанда гамәлгә куелган социаль-икътисади программалар өстенлекләре, шулай ук киләчәккә планнар хакында сөйләде. “Катлаулы шартларда да икътисади потенциалны саклап калдык. Бүген Татарстан продукциясенең 60 проценты Россия Федерациясеннән читтә сатыла”, - дип искәртте ул. Фәрит Мөхәммәтшин милләтара дуслыкны һәм тотрыклылыкны Татарстанның икътисади уңышы дип атады.
ТР Дәүләт Советы Рәисе федераль максатчан программаларны чынга ашыру хакында сөйләгәндә, җитәкчелекнең муниципальара һәм авыллар арасында юллар төзү планын искәртте.
Гомумән алганда, киләсе елдан башлап республика җитәкчелеге район проблемаларын ныклы игътибарга алачак, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. Шулай итеп, программаларның берсе авыл мәдәният йортлары төзелешенә багышланачак. Киләсе елдан 50 авыл клубы төзелә башлаячак.
ТР Дәүләт Советы Рәисе чирмешәнлеләрне ерак авыллардагы башлангыч мәктәпләрне ябырга ашыкмаска чакырды. “90 елларда балалар бакчаларын ябып хаталанган кебек, мәктәпләр белән дә шул хәл кабатланмасын иде”, - дип фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе Чирмешән районына бүгенге сәфәре турында, соңгы вакытта чирмешәнлеләр гел үсештә, диде хисләре белән уртаклашып.
Район активы белән очрашуда шулай ук Чирмешән муниципаль районы башлыгы Нурәхмәт Хәмидуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары – “Түбән Кама Шин” ААҖ генераль директоры Радик Ильясов һәм "Нурлатнефть" җитәкчесе Илгиз Салихов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров, ТР Социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Лениногорски муниципаль районында да булды. Биредә парламент җитәкчесе “Бәкер”шифаханәсендә яңа объектлар ачуда катнашты. Хәзер биредә тау чаңгысы комплексы ачылды, шифаханә корпуслары арасы җылы коридорлар белән тоташтырылды. Парламент җитәкчесе шифаханәнең баш табибы Фаяз Ибраһимовка уңышлар теләде, аның инициативасы белән бирегә татарстанлылар, күрше төбәкләрдә яшәүчеләр елдан-ел күбрәк җәлеп ителә.