Россия инвестиция форумында Татарстан 15тән артык килешү төзегән

20.02.2018

Татарстан Сочида Россия инвестиция форумында 15тән артык килешү имзалаган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Брифинг ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Сочида Россия инвестицион форумында катнашуы нәтиҗәләренә багышланган иде.

Бу чара гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстан делегациясе форумда Краснодар краеннан соң иң күп санлысы булган. 70ләп делегатның күпчелек өлешен кече һәм урта бизнес вәкилләре тәшкил иткән.

“Без башка субъект вәкилләре белән 84 очрашу уздырдык. Татарстан Президентының программасы бай эчтәлекле иде. Шул исәптән Россиядәге Италия һәм Израиль илчеләре белән очрашулар узды. Анда товар әйләнешен үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышу булды”, - дип билгеләп үтте Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Имзаланган килешүләрнең финанс ягына килсәк, хәзер аны санау кыен. Документларның бер өлеше килешү турында меморандум статусына ия, бер өлеше коммерция сере булып тора.

“Әлеге барлык очрашулар төп мәсьәләгә – сәүдә операцияләренә эшли. Чөнки безгә үз продукциябезне этәрергә кирәк. Республикада инвестиция хәрәкәте бара. Һәм, иң мөһиме, без коллегалар белән бер-беребезне тулыландыра алырга тиешбез”, - дип шәрехләде Талия Миңнуллина.

Россия инвестиция форумы Сочида 15-16 февральдә узды. Ике көнлек программа өч юнәлеш буенча 55 чараны үз эченә алган иде. Алар: “Төбәкләрдә эшмәкәрлек. Яңа импульс бирү”, “Тормыш шартларын яхшырту”, “Яңа төбәк сәясәте: камилләштереп идарә итү”.

 


“Татар-Информ” МА